- чи
- I. с. Пешмәгән, кыздырылмаган яки кайнамаган (пешереп, кыздырып яки кайнатып әзерләнә торган азык тур. әйтелә) 2. Пешереп җиткерелмәгән 3. Коры булмаган, дымлы; кипмәгән. күч. Тиешле дәрәҗәгә җиткереп эшләнмәгән, эшләнеп җитмәгән (әдәби әсәр тур.) 4. Өлгереп, пешеп җитмәгән (җиләк-җимеш тур) 5. Азагынача эшкәртелеп җиткерелмәгән, беркадәр генә эшкәртелгән (җитештерү продукты, материалы һ. б. ш. тур.) чи мал – чимал 6. күч. Бөтенләй, тулысынча чи надан 7. и. Берәр нәрсә кырудан, ышкылудан тәндә барлыкка килгән авыртулы ачык яра. II. ЧИ – Сөргәндә, чәчкәндә һ. б. ш. бик начар эшкәртелгән яисә бөтенләй эшкәртелми калдырылган урын. III. ЧИ – иск. Элекке вакытта даладагы киртәсез өй тирәли үскән каты кура яки тотылган камыш киртә өйдән чыккан кыз чидән тышкары. IV. ЧИ
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.